Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса килде

2024 елның 22 октябре, сишәмбе, 11:13

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Көньяк Африка республикасы 2010 елда Кытайдан берләшмәгә керергә чакыру алган иде. Һәм инде 2011 елда саммитта төркемнең исеме бер хәрефкә озынайды һәм хәзерге «БРИКС» (BRICS) атамасы барлыкка килде, анда «S» «Көньяк Африка»дигәнне аңлата.

Көньяк Африка Республикасы Бөтен Африка континенты мәнфәгатьләрен актив рәвештә әлга чыгара, үзен бу территория вәкиле буларак таныта.

Узган ел Көньяк Африка Республикасы БРИКСта рәислек итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International