Мавритания Президенты Мөхәммәт әл Шәйх әл Газуани Казанга килде

2024 елның 22 октябре, сишәмбе, 16:25

Бүген Казанга БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының XVI саммитында катнашу өчен Мавритания Президенты Мөхәммәд әл Шәйх әл Газуани килде. Кунакны Габдулла Тукай исемендәге  «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

БРИКС дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 35 дәүләт һәм 6 халыкара оешма вәкилләре катнашуын раслады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International