Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде

2024 елның 22 октябре, сишәмбе, 18:38

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде. Визитның төп максаты – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитында катнашу. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Сассу-Нгессо әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

 Сан буенча уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 35 дәүләт һәм 6 халыкара оешма вәкилләре катнашуын раслады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International