Селинда Соса Лунда: "Мин Татарстанның технологик алга китешенә гаҗәпләнәм"

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе, 13:37

Боливия күп милләтле дәүләтенең тышкы эшләр министры Селинда Соса Лунда «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Исегезгә төшерәбез, БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитына багышланган күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре җитештерә торган продукция тәкъдим ителгән. 

Селинда Соса Лунда республиканың инвестицион һәм икътисадый потенциалы белән танышты, республиканың сәнәгать предприятиеләре техникасы һәм продукциясе үрнәкләрен карады. Күргәзмә Дәүләт Советының урам мәйданчыгында һәм парламент бинасында урнашкан. Ачык һавадагы экспозициядә Татарстанның 13 предприятиесе, шул исәптән КАМАЗ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, РариТЭК, РИАТ, АлАЗ, Казаньсельмаш, Аурус, Соллерс, Казан вертолет заводы, МТЗ-Татарстан һәм башкалар бар. Парламент бинасында Селинда Соса Лунда Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясен карады.

Боливиянең Тышкы эшләр министрында КАМАЗ автомобильләре сериясе аеруча кызыксыну уятты. Селинда Соса Лунда шулай ук тәкъдим ителгән электробус һәм автойортның уңайлылыгын югары бәяләде.  Боливия Тышкы эшләр министры шулай ук Ансат вертолетларына, Соллерс заводы миниавтобусларына һәм Аурус автомобильләренә аерым игътибар бирде. 

Журналистлар белән аралашканда Селинда Соса Лунда Татарстан җитәкчелегенә республикада яхшы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бик кунакчыл ил һәм республика, – диде ул республикадан һәм күргәзмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашып, – Мин Татарстанның технологик алгарышына, бигрәк тә сезнең машина төзелеше үсешенә гаҗәпләнәм». 

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән техникадан Боливия дәүләтенә нәрсә кызыклы булыр иде дигән сорауга Селинда Соса Лунда альтернатив ягулык нигезендә эшли торган транспорт дип җавап бирде. «Боливия әйләнә-тирә мохитне пычратмый торган альтернатив энергия чыганакларын куллану белән кызыксына, – диде ул, – шуңа күрә безнең өчен электромобильләр һәм метан белән эшли торган техника кызыклы».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International