Бәһрәйн тышкы эшләр министры БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе, 19:23

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Бәһрәйннең тышкы эшләр министры Абдуллатиф Бин Рәшид Әл-Заяни килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

БРИКС дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС-2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды - Россия Федерациясе, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International