Согуд Гарәбстанының Тышкы эшләр министры Фәйсал ибн Фәрхан Әл Сауд Казанга килде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе, 20:26

Согуд Гарәбстанының Тышкы эшләр министры Фәйсал ибн Фәрхан Әл Сауд Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты чараларында катнашу өчен килде. Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

БРИКС илләре дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә Брикска 2024 елның 1 гыйнварында керде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International