Боливия Дәүләте Президенты Луис Альберто Арсе Катара Казанга БРИКС саммиты эшендә катнашу өчен килде

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе, 04:44

Күп милләтле Боливия Дәүләте Президенты Луис Альберто Арсе Катара Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты эшендә катнашу өчен килде. Г.Тукай исемендәге  «Казан» халыкара аэропортында Боливия Президентын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

БРИКС илләре дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, КХР һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, агымдагы елның гыйнварыннан аңа шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International