Депутатлар Казан дәүләт энергетика университетында әни һәм бәби бүлмәсен барып күрде

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе, 18:38

Бүген Дәүләт Советы депутатлары  Казан дәүләт энергетика университеты базасында ачылган әни һәм бәби бүлмәсе эшчәнлеге белән танышты. Ул Татарстанда гаилә елы уңаеннан югары уку йорты базасында эшләүче беренче шундый үзәк. Социаль проект яшь гаиләләр өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән. Күпфункцияле үзәк эше белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, шулай ук республика парламенты депутатлары Светлана Захарова, Айрат Зарипов, Ольга Воронова танышты.

Университетта әни һәм бәби бүлмәсе - бала имезү, киендерү, аның ялын оештыру өчен билгеләнгән күпфункцияле махсус урын. Пространство шулай ук уен зоналарын да үз эченә ала, анда балаларны белгечләр-волонтерлар карап торачак. Мондый бүлмәләрнең максаты әни булган студент кызлар һәм укытучылар дәрес алып барганда, яисә имтихан биргәндә аларның балаларын карарга ярдәм итү. Депутатлар яшь әниләр-студентлар, укытучылар, шулай ук балаларны карап торучы  волонтерлар белән аралашты.

"Хәзер Дәүләт Думасында гаилә, хатын - кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча Комитет керткән студент гаиләсе турындагы закон проекты карала», - дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. - Һәм миңа безнең студентларның укуда, киләчәктә эшкә урнашуда, яшәү урынында, тормышта нинди кызыклы, файдалы һәм мөһим әйберләр барганын күрү бик кызык булды".

Бүлмә «гаилә экосистемасы» проекты кысаларында төзелә, ул «шәһәр реновацияләре» гомумроссия оешмасы тарафыннан Сибур җәмгыятенең «яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләре программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International