Фәрит Мөхәммәтшин: «Нәкъ менә партиянең башлангыч бүлекләре кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативалар белән чыга»

2024 елның 1 ноябре, җомга, 14:33

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангыч бүлекчәләренең беренче утырышы узды, анда партиянең башлангыч звеносы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук яңа төзелгән советның җитәкчесен сайладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, парламент башлыгы партия Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан бердәмроссиялеләр өчен 2024 ел Башлангыч бүлекләр елы дип игълан ителүен искәртте. Хәзерге вакытта башлангыч бүлекләрнең  Федераль Советы эшли, аның беренче утырышы 19 сентябрьдә узган. Татарстанны Советта «Бердәм Россия» партиясенең Казан шәһәре Яңа Савин районы китапханә башлангыч бүлеге секретаре Ирина Мөхәммәтгәрәева тәкъдим иткән. «Татарстанда башлангыч бүлекләрнең төбәк советы төзелде, аның составы җирле бүлекчәләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып расланды, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Төбәк партия оешмасы алдында торган бурычларны үтәү шактый дәрәҗәдә безнең 126 меңнән артык партия әгъзасын һәм 19 меңгә якын тарафдарны берләштергән 2011 башлангыч бүлекләрнең  потенциалы белән билгеләнә».

Төбәк бүлеге Секретаре әйтүенчә, партиянең башлангыч бүлекләрендә халык белән турыдан-туры урыннарда актив эш алып барыла, көн тәртибе формалаштырыла һәм актуаль проблемаларны хәл итү өчен өстенлекләр билгеләнә. «Партиянең башлангыч бүлеге кешеләргә иң якын звено, ул партия әгъзаларының даими яшәү урыны буенча төзелә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Нәкъ менә партиянең башлангыч бүлекчәләре үз муниципаль районнарында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативаларның авторлары булып тора. Башлангыч бүлекләрнең эше бик катлаулы, җитди  тәҗрибә һәм әзерлек таләп ителә».

Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, башлангыч бүлекләр җитәкчеләрен урыннарда эшне активлаштырырга өндәде. «Кешеләр белән активрак очрашыгыз, аралашыгыз һәм аларны тыңлагыз, – дип мөрәҗәгать итте ул бердәмроссиялеләргә, – без районнарыбыз, авылларыбыз һәм шәһәрләребез халкын нәрсә борчыганын белергә, аннары аларның теләкләрен һәм мөрәҗәгатьләрен партия проектлары аша гамәлгә ашырырга тиеш». 

Моннан тыш, парламент башлыгы башлангыч бүлекләр активистларының барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шул исәптән муниципаль депутатлар белән уртак эшен көчәйтергә өндәде. «Депутатларның башлангыч бүлекләр белән уртак эше мөһим роль уйный, чөнки нәкъ менә мөрәҗәгатьнең башлангыч этабында хәл итү юлларын табарга була, нәкъ менә сезгә кешеләр беренче чиратта үзләренең тормыш проблемалары белән килә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез турыдан-туры конкрет ишегалдында, торак пунктында  кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирәсез».

Фәрит Мөхәммәтшин җирле бүлекчәләр секретарьларына «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруда актив эшчәнлекләре, күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүләре, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген утырышта партиянең башлангыч бүлекләренең Татарстан төбәк советы секретаре сайланды. Ул – Федераль совет әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясенең Казан шәһәре Яңа Савин районы китапханәсенең башлангыч бүлеге секретаре Ирина Мөхәммәтгәрәева.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International