Россия Президенты Владимир Путин татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе, 08:00

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлап телеграмма юллаган.

"Ватанпәрвәрлекнең  һәм бердәмлекнең какшамас традицияләре, ныклы әхлакый, рухи таяныч безнең бабаларыбызга кырыс сынауларны җиңәргә, бөек держава булдырырга ярдәм иткән, – диелә ил Президенты телеграммасында. – Аларның сугышчан батырлыклары һәм хезмәттәге казанышлары,  чын күңелдән Ватанга хезмәт итәргә омтылулары безнең өчен һәрвакыт Ватанга карата ихлас мәхәббәт, аның язмышы өчен җаваплылык үрнәге булачак".

Владимир Путин барлык татарстанлыларга уңышлар һәм иң изге теләкләр юллый.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International