Вячеслав Володин Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе, 08:05

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

"Россиянең меңьеллык тарихы дәвамында Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм традицияләр безнең гражданнарны берләштерә, илнең көчле суверен дәүләт буларак үсешен билгели, – диелә Россия парламентының түбән палатасы җитәкчесе телеграммасында. – Күпмилләтле халкыбызның көче – бердәмлектә, Ватанга тугрылыкта, дуслыкта, үзара аңлашуда. Бергә булганда без барысын да җиңәчәкбез".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International