Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең Конституциябез - республиканың бүгенге уңышларының нигезе"

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе, 10:52

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады. Парламент җитәкчесе әйтүенчә, 32 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Югары Советы бертавыштан диярлек республиканың Төп Законын кабул итү өчен тавыш биргән.

"Бу тарихи вакыйга республиканың сәяси һәм социаль-икътисадый үсешенең яңа этабының башлангычы булды. Мөһим сәяси-хокукый документ Татарстанның күпмилләтле халкының өметләрен тормышка ашырды, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, сәяси тотрыклылык һәм икътисадый үсешне тәэмин итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү омтылышында төрле милләт, төрле дин һәм сәяси карашлы кешеләрне берләштерә алды», - дип язган Дәүләт Советы Рәисе үзенең телеграм-каналында.

Фәрит Мөхәммәтшинбасым ясап әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан Россиянең терәк регионы, күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора. "Республиканың бүгенге уңышлары нигезендә – безнең Конституциябез, ул иҗади үсеш гаранты булып тора, Аның бөек тарихи әһәмияте шунда. Бәйрәм белән!"- дип язган парламент башлыгы постта.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International