«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:47

8 ноябрьдә, сәгать 10.00 да республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар балалр бакчаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус, югары уку йортларына кабул итү һәм мәгарифтәге башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.

Халык мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Мөрәҗәгатьләр сәгать 10:00 нан алып 14:00 гә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International