Марат Әхмәтов: "Балалар белән эшләү - киләчәгебез хакына эш ул"

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе, 21:41

12 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Балачак җыры» конкурсының 5 еллыгына багышланган гала-концерт булды. Конкурсны оештыручыларны һәм катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

Гала-концертта катнашучыларга мөрәҗәгатендә Марат Әхмәтов конкурсның республиканың мәдәни тормышында сизелерлек күренешкә әйләнүен билгеләп үтте. "Бүген без "Балачак җыры" конкурсы тәкъдим ителгән балачак бәйрәмендә, - диде ул. - 500дән артык катнашучы, 50 автор-җиңүче, 25 җыр-җиңүче – болар бик зур хезмәт җимеше, безнең киләчәгебез хакына эш нәтиҗәсе".

Марат Әхмәтов конкурсның традицион булачагына ышаныч белдерде. "Анда иң талантлы, көчле рухлы, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүче, үз халкының тарихи һәм мәдәни мирасын белүче балалар катнаша, - дип билгеләп үтте республика парламенты җитәкчесе урынбасары. - Һичшиксез, мондый алмаш белән милләтебезнең киләчәге ачык һәм ышанычлы булып күренә".

Конкурс ТНВ телеканалында «ТЭФИ - Kids» телевизион милли премиясе иясе «ШАЯН ТВ» балалар каналы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә даими рәвештә оештырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International