Казанда трофей техникасы күргәзмәсе ачылды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе, 18:01

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган күчмә трофей техникасы күргәзмәсе ачылды. Биредә җимерелгән НАТО танклары, бронемашиналар һәм гранатометлар тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында-АКШның макталган Abrams хәрби танкы һәм Bradley БМП бар. Күргәзмә турында Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков сөйләде.

НАТОның җимерелгән техникасыннан торган «Сила V правде — Хакыйкатьтә көч» трофей күргәзмәсе Россия төбәкләре буйлап күченеп йөри. Экспонатлар белән миллионнан артык кеше танышкан. Бүген ул Казанда ачылды.

Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән техника Көнбатыш илләре куркытырга теләгән дәрәҗәдә үк дәһшәтле түгел.

"Монда без НАТО илләренең аяусыз техникасын күрә алабыз, аларның иң куркынычы – Abrams. Бу күчмә ныгытма кебек, аның фронталь проекциясе тишелми торган. Күргәнегезчә, ул хәзер бездә тора. Палаткаларда сез Көнбатышның ату коралларын күрә аласыз. Бу беренче чиратта балалар ул ерткычлардан курыкмаска өйрәнсен өчен китерелгән, без барыбер дөньяда иң көчле армия. Менә булачак офицерлар тора, һәм алар да әлеге техникадан курыкмаска өйрәнергә тиеш”,- дип басым ясады Рәсим Баксиков. 

Күргәзмәне 19 ноябрьгә кадәр Үзәк стадион янындагы мәйданчыкта карарга мөмкин. Күргәзмә 10:00 дән 16:00 гә кадәр эшли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International