Дәүләт Советы депутатлары Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган форумда катнашты

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе, 21:16

14 ноябрьдә Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган XI республика форумы узды. Аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов, министрлыклар һәм ведомстволар, сәламәтлек саклау оешмалары һәм фармацевтика компанияләре вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгатендә Ольга Воронова форумның әһәмиятен билгеләп үтте. «Дөньяда шикәр чире белән авыручылар саны елдан-ел арта бара, - диде ул. - «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлегенә Татарстанның Диабет ассоциациясе Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне кысаларында уртак чара уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Форумга Казанның үз сәламәтлекләре һәм тормыш сыйфаты турында актив кайгыртучы Казан «Тормыш сөючеләре» дә кушылды. Партиянең Казан җирле бүлеге мондый форумда беренче тапкыр катнаша. Һәм без хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез. Безнең бурыч – илдә диабет таралуны киметүгә ярдәм күрсәтү һәм кешеләрнең бу авыру турында хәбәрдарлыгын арттыру».

Аның әйтүенчә, нәкъ менә кешеләр турында кайгырту «Бердәм Россия»не халык партиясе итә. Кеше сәламәтлеге - «Бердәм Россия» халык программасының төп юнәлешләреннән берсе. Ил төбәкләрендә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру өчен берничә мөһим чара үткәрелә. Диабет, артериаль гипертония, хроник йөрәк җитешсезлеге белән интегүче россиялеләрне шәхси йөртелә торган медицина җайланмаларын һәм үзәкләштерелгән диагностика сервисларын кулланып диспансер күзәтүе белән тәэмин итү системалы бурыч булып тора.

Очрашуда катнашучылар алдында шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Казанның 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, ТР диабет ассоциациясе җитәкчесе Рәшит Байдамшин һәм башкалар чыгыш ясады.

1991 елда Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан башлап җибәрелгән Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне һәр елны 14 ноябрьдә билгеләп үтелә, бу дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шикәр диабеты белән авыручыларның һәр җирдә артуына юнәлтү максаты белән үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International