Махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәм барып җитте

2024 елның 15 ноябре, җомга, 12:56

Узган атнада Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Донбасс республикаларында махсус хәрби операция уздыру зонасында булды. Ул анда яшәүче  халыкка һәм әлеге территорияләрдә хезмәт итүче сугышчыларга гуманитар ярдәм китерүне озатып йөрде.

Донецк һәм Луганск халык республикаларына, җылы әйберләрне, шәхси гигиена чараларын һәм озак саклау продуктларын да кертеп, өч тоннадан артык гуманитар ярдәм китерелгән һәм тапшырылган. Йөк республикабыз компанияләре һәм эшмәкәрләре тарафыннан оештырылган. Җыелманы «Патриоты Родины» иҗтимагый оешмасы оештырды.

Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар даими ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International