Татарстанда яшь геройларга «Күрсәткән батырлыклары өчен» медале тапшырылды

2024 елның 15 ноябре, җомга, 14:02

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә гадәттән тыш хәлгә эләккән кешеләрне коткарганда батырлык күрсәткән яшүсмерләрне хөрмәтләү булды. Татарстанлылар Федерация Советының «Күрсәткән батырлыклары өчен» махсус бүләгенә лаек булдылар. Яшь геройларга медальләрне Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советында Дәүләт Советыннан РФ ФС вәкиле Геннадий Емельянов һәм Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев тапшырды.

Әлеге бүләк ел саен «Герой балалар» Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында тапшырыла. Проектны гамәлгә ашыру чорында илнең барлык төбәкләреннән йөзләгән яшь россияле бүләкләргә ия булды. Быел әлеге бүләккә, шул исәптән Казан - Адлер пассажир поездыннан кешеләрне эвакуацияләгәндә үзләрен күрсәткән 11 татарстанлы да лаек булды.

2024 елның 29 июлендә Татарстаннан «Нур» клубының җыелма командасы спортчы-дзюдочылары тренерлары Илья Морсков һәм Марат Гаязов белән бергә 491 нче номерлы поездда Казаннан Туапсега укыту-тренировка җыеннарына юл тотканнар. Волгоград өлкәсендәге тимер юл аралыгында поезд рельслардан төшә. Малайлар һәм башка пассажирлар утырган вагон әйләнеп каплана. Яшь дзюдочылар югалып калмыйлар, вагонда паниканы туктаталар һәм ватык тәрәзә аша пассажирларны эвакуацияләүне оештыралар. Бердәм гамәлләр нәтиҗәсендә алар кырыктан артык пассажирны эвакуациялиләр, күпләренә шунда ук беренче медицина ярдәме күрсәтелә.

"Үз гомерләрегезне куркыныч астына куеп, сез үзегезне батырларча тоттыгыз, – дип басым ясады Геннадий Емельянов, яшь геройларга мөрәҗәгать итеп.  – Сезне шулай тәрбияләгәннәре өчен әти-әниегезгә, тренерларыгызга зур рәхмәт».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International