Социаль сәясәт комитетында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар

2024 елның 15 ноябре, җомга, 15:17

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы булды. Депутатлар ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «2024 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында»гы мәгълүматын тыңладылар, «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проектын карадылар, РФ ФС Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилен сайлау турында фикер алыштылар.

2024 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турындагы мәсьәлә буенча республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова чыгыш ясады.  Ул җәйге кампаниянең уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итте, төрле формадагы лагерьларда 169021 бала һәм яшүсмер ял иткән.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, республикада 42605 бала өчен түләүсез ял итү планлаштырылган булган, 1 октябрьгә кадәр  38 112 бала ял итеп өлгергән. Әти-әниләре Ватаныбыз чикләрен саклаучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 2605 баланы ял иттерү ниятләнгән булган, барлык балалар да җәй көне ял итәргә өлгергән.

«2024 елның җәйге кампаниясендә мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында оештырылган көндезге лагерьлар яңалык булды, – дип белдерде Айгөл Сабирова.  – Яшел Үзәндә һәм Азнакайда 5 смена оештырылды. Киләсе елга 10 муниципаль берәмлек үзләрендә шундый лагерьлар булдырырга ниятлиләр».

Эшнең чираттагы мөһим юнәлеше – инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән авыручы балаларның ялы. Узган ел белән чагыштырганда Татарстан лагерьларында 1250 балага күбрәк ял иткәннәр (2024 елда –2550 бала, 2023 елда – 1300 бала, 2021 елда – 421бала).

Докладчы иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле эшчәнлекне  билгеләп үтте, алар ярдәмендә аутизмлы балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ялы оештырылган. Смена программасына үз-үзләрен тоту, коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм социализацияләү-аутизмлы балалар өчен тормыш өчен мөһим күнекмәләр кертелгән.

Татарстан Республикасы яз-җәй айларында Россия төбәкләреннән 979 бала өчен ял һәм сәламәтләндерү оештырган. Кырым Республикасының Форос  шәһәрендә урнашкан  Ак Барс-Сәләт базасында 2 сменада Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән 438 бала ял иткән.

Агымдагы елның 6 апреленнән 29 маена кадәр Биектау районының "Молодежный"  базасы Белгород өлкәсеннән 293 баланы  кабул иткән, шулардан 32 бала Тукай районында саулыгын ныгыткан.  

17 апрельдән 2 майга кадәр Биектау районының «Добрый» һәм Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» базаларында Оренбург өлкәсенең су баскан төбәкләреннән 248 бала өчен сменалар уздырылган.

"Татарстан Республикасында лагерьлар инфраструктурасына зур игътибар бирелә, – диде Айгөл Сабирова. – 2019 елдан Татарстан Республикасында  балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча «Җәй – балаларга» программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа буенча 2019 елдан 2023 елга кадәр 6.9 млрд сумга   балаларны савыктыручы 42 лагерь капиталь ремонтланды һәм төзелде».

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2024 елда ТРның 12 муниципаль берәмлегендә 14 объектка һәм Краснодар краенда 1 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, аңа якынча 1,3 млрд сум бүлеп бирелгән. Шулардаан  җәйге кампаниядә 3 лагерь – «Яшь гвардия» (Казан), «Нарат» (Кукмара), «Имәнлек» (Ютазы)  балаларга үз ишекләрен ачкан.

Мәсьәлә буенча фикер алышуда ТР Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова, Владимир Вавилов, Ирек Ханипов, Рәсим Баксиков, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы  Ольга Павлова катнашты, алар республика муниципаль районнарында яңа лагерьлар төзү, хезмәт һәм ял лагерьларын һәм ишегалды лагерьларын оештыру мәсьәләләрен күтәрделәр.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматын депутатлар игътибарга алды. Комитет рәисе Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, депутатларның тәкъдимнәре өйрәнеләчәк һәм комитет карарына кертеләчәк. Комитет, үз утырышында әлеге мәсьәләне ел саен карап, Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр ялын оештыруны тикшереп торуны дәвам итәргә тиеш.

 «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проектын тәкъдим итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов документ   республика законнарын  Федераль законга туры китерү максатларында эшләнгәнлеген әйтте. Анда кайбер формулировкаларны алмаштыру өлешендә төзәтмәләр кертелә.

Комитет әгъзалары закон проектын хупларга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәргә карар итте.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының тәкъдимен исәпкә алып, РФ ФС Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында ТР Дәүләт Советы вәкиле турындагы мәсьәләне карап, комитет әгъзалары бу вазыйфага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдиновны сайларга тәкъдим иттеләр.

«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында «Федераль законның 11.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Төмән өлкә Думасының закон чыгару инициативасын карап, комитет әлеге закон чыгару инициативасы турындагы мәсьәләне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә һәм хупларга тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International