Андрей Егоров: "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә акыллы технологияләр куллану таләп ителә"

2024 елның 15 ноябре, җомга, 17:13

Бүген Иннополиста Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм профильле комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы узды. Парламентарийлар пилотсыз транспорт чаралары технологияләренең үсеше һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләү белән танышты, «торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә цифрлаштыру турында» контроль мәсьәләне карады һәм «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» закон проектына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар.

Утырыш башланыр алдыннан профильле комитет әгъзаларын шәһәр мэры Дмитрий Вандюков Иннополис Университетындагы мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өстәмә белем бирү үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Анда икътисадның алдынгы тармаклары һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен белгечләр әзерлиләр. Кадрлар әзерләү үзәге җитәкчесе Юлия Гусева сүзләренә караганда, биредә бөтен Россиядән белгечләр белем ала, шулай ук монда чит ил компанияләре белгечләре дә  квалификация күтәрү курслары уза. Депутатлар университетның «киберполигон» лабораториясендә булды. Монда компьютер технологияләренә һөҗүмнәрне ачыклап була. Парламентарийларга Иннополис Университетының пилотсыз һава технологияләре буенча проектлары тәкъдим ителде.

Иннополис махсус икътисади зонасында депутатлар роботлаштырылган сәнәгать комплексын карады. Монда төзелеш һәм сәнәгать, транспорт өлкәсе өчен төрле проектларны тормышка ашыралар.

Комитет рәисе Андрей Егоров Иннополис шәһәре җитәкчелегенә республиканың инновациояле үсешенә ярдәм итүдәге зур эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм монда күргәннәр Татарстанда Киләчәк шәһәрен төзү карарының дөрес булганлыгына дәлил дип дип ассызыклады.

“Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру» мәсьәләсен караганда  депутатлар «Эттон Групп» җәмгыятенең генераль директоры Ефим Климов һәм «Вайс Сити Системс» җәмгыяте җитәкчесе Михаил Левченконың торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру һәм күпфатирлы йортларга идарә итү һәм хезмәт күрсәтү процессларын оптимальләштерү турында чыгышын тыңлады. Компанияләрнең эшләнмәләре йортларның инженерлык коммуникацияләре белән читтән торып идарә итәргә, фатирларда авария була калса тиз арада мәгълүмат җиткерергә һәм капиталь ремонт барышында автоматлаштырылган төзелеш контролен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Комитет әгъзалары тәкъдим ителгән мәгълүматны игътибарга алды һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге цифрлы технологияләрнең тармактагы эшчәнлекне нәтиҗәле итүен билгеләп үтте. Бу тармакны финанслау дәрәҗәсе, квалификацияле кадрлар җитмәү, шулай ук норматив-хокукый базаның җитәрлек булмавы белән бәйле.

Журналистлар белән аралашканда Андрей Егоров торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә акыллы мәгълүмати технологияләр кертү механизмнарын эшләп бетерергә кирәклеген ассызыклады. "Проблема шунда ки, тарифта "акыллы" технологияләр куллануга акча салынмаган, Татарстанда торак - коммуналь хуҗалык өлкәсен цифралы технологияләр белән баету  нисбәтеннән комплекслы программа кабул итү кирәк», - дип белдерде парламентарий.

Профильле комитет депутатлары Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына,  цифралы үсеш һәм элемтә министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә күпфатирлы йортларны идарә итү һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа белгечлекләр һәм инновацион технологияләр буенча квалификация программаларын кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Бүген комитет утырышында парламентарийлар «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» республика законына үзгәрешләрне күз алдында тоткан закон проектын карадылар. Закон проекты республика законнарын федераль кануннарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Закон проекты буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына күпкатлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыруны контрольдә тоту  хокукы бирелә.  

«Бу закон проекты дәүләт оешмасына капиталь ремонтны үз контролендә тоту хокукы бирә, чөнки төзелеш оешмалары сыйфатсыз капиталь ремонт үткәргән очракта халык иң беренче булып дәүләт органнарына шикаять белән мөрәҗәгать итә, шуңа күрә ремонт эшләре баштан алып ахырына кадәр дәүләт контрольдә булырга тиеш», – дип сөйләде комитет җитәкчесе Андрей Егоров.

 Депутатлар закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына документны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International