Депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләре НАТО илләренең трофей техникасы күргәзмәсендә булдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе, 13:27

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм  аппарат хезмәткәрләре «Сила V правде – Хакыйкатьтә көч» күчмә күргәзмәсендә  НАТО илләренең трофей техникасы белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез: әлеге күргәзмә Казанның, Үзәк стадионы тирәсендә урнаштырылган, 13-19 ноябрьдә эшли. 

Мәйданчыкта кораллану һәм хәрби техника үрнәкләре, шул исәптән танклар һәм бронемашиналар тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Abrams Америка танкын, Bradley, Marder, Kirpi Mastif һәм башка бронетранспортерларны күрергә була.

«Сила V правде – Хакыйкатьтә көч»  Бөтенроссия Бөтенроссия күргәзмәсе Россия буенча йөрүен дәвам итә. Хәзерге вакытта аны миллионнан артык кеше караган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International