Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе, 15:56

Бүген Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советы утырышы булды. Анда депутатлар муниципаль норматив хокукый актлар регистры турындагы республика законын гамәлгә ашыру буенча фикер алышты. Шулай ук алар Татарстан Дәүләт Советының 2024нче елда  Россия субъектлары һәм башка дәүләтләрнең закон чыгару җыеннары белән парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар. 7нчы чакырылышта комитет эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Муниципаль норматив хокукый актлар регистры турындагы республика законын гамәлгә ашыру буенча Татарстанның юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ел саен регистрга 30 меңнән артык муниципаль акт кертелә. Хәзер системада Татарстан җирле үзидарә органнарының 313 мең акты бар. "Идел буе федераль округы буенча регистрны тутыру өлешендә Татарстан алдынгы урыннарда тора. Бу министрлык һәм җирле үзидарә органнарының уртак эше нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте доклад сөйләүче.  

Мөхәррәм Ибәтов муниципаль актларны бастырып чыгарганда кайбер районнар җибәргән хаталарга игътибар итте. "Иң еш җитешсезлекләр Зәй, Балык Бистәсе, Тукай районнары актларында очрый, анда хаталар өлеше 27-76 процентны тәшкил итә. Республика буенча бу 11%", - дип сөйләде Татарстаннң юстиция министры урынбасары. Ул җаваплы затлар белешмәләрне дөрес тутырсын иде дип теләде, шул ук вакытта Регистрга кертү өчен өстәмә белешмәләрне вакытында җибәрү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Закон буенча биш эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш.

Бүген парламентарийлар Дәүләт Советының 2024 елда ил субъектларының, чит дәүләтләрнең закон чыгару органнары, шулай ук халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планы үтәлешенә нәтиҗә ясады. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елның 1 декабренә ТР Дәүләт Советы белән РФнең 37 субъекты арасында парламентара хезмәттәшлек турында 44 килешү төзелгән, федераль дәүләт хакимияте органнары белән 2, чит ил партнерлары белән 11 килешү үз көченә ия.

Бүген депутатлар 2025нче елга ТР Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары парламентлары белән хезмәттәшлек планын раслады.  Моннан тыш, утырышта 2024 елның сентябреннән декабренә кадәр комитетының эшенә йомгак ясалды. Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, бу вакыт эчендә комитет 10 утырыш уздырган, 9 республика законы проектын караган һәм хупланган, 4 контроль мәсьәлә буенча эш алып барган.

Киләсе елга комитетның эш планнары турында сөйләгәндә, Альберт Хәбибуллин җиденче чакырылыш парламент депутатларын җирле үзидарә турындагы законнарны камилләштерү буенча зур эш көтүен  билгеләп үтте. 12 декабрьдә Дәүләт Думасы гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәнең гомуми принциплары турындагы Федераль закон проектын икенче укылышта карарга планлаштыра.

«Гамәлдәге закон республикага 2025 елда муниципаль сайлауларны хәзерге ике дәрәҗәле система буенча уздырырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин журналистарның сорауларына җавап биреп, - ә алга таба уйларбыз, фикер алышырбыз. Һәрхәлдә Россия Федерациясе субьектларының закон чыгару инициативасы белән чыгу  хокукы бар, иң мөһиме, теге яки бу төбәктә халыкның яшәү шартларына зыян килергә тиеш түгел», - диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International