Яшьләр парламенты чираттагы утырышын уздырды

2024 елның 13 декабре, җомга, 14:31

Бүген парламентта Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда яшьләр арасында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру инициативалары турында фикер алыштылар, шулай ук 2025 елга эш планын расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.

Утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм депутатлары исеменнән сәламләп, Юрий Камалтынов илнең барлык төбәкләрендә оештырылган яшьләр парламентларының яшьләр хәрәкәте үсешенә һәм яшьләрнең сәяси активлыгын арттыруга зур өлеш кертүен искәртте. «Сездән алда килүчеләр, беренче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзалары, закон чыгару эшчәнлегендә шактый уңышка ирештеләр, - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. - Алар берничә закон чыгару инициативасы кертте, аларның кайберләре Дәүләт Советы аша үтеп, законга әверелде. Ләкин миңа калса, сезнең эшегезнең мөһим юнәлеше активистлар белән генә түгел, ә барлык яшьләр хәрәкәтләре, төркемнәре белән хезмәттәшлек булырга тиеш. Ниндидер хәрәкәтләрдә, оешмаларда катнашмаган яшьләр белән эшне көчәйтергә, яшьләрне кызыксындырырга, аларга дәүләт институтларының әһәмиятен, үзеңне ил гражданы, республиканың, конкрет шәһәрнең, районның актив һәм лаеклы кешесе итеп тануның мөһимлеген җиткерергә кирәк. Шуңа күрә, яшьләр парламентында утырганда, дебатлар вакытында, мавыгып бәхәсләшкәндә, шуны истә тотыгыз: сезне парламентта түгел, ә, беренче чиратта, үз районыгызда яки шәһәрегездә яхшы белсеннәр, яшьләрнең үз мәнфәгатьләрен чагылдыручы буларак сезгә мөрәҗәгать итсеннәр».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, парламент каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларына таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырганда, аларның игътибарын үз сайлаучылары алдында зур җаваплылык турында искәртте. "Горурланыгыз һәм үз мандатларыгызга лаек булыгыз", - дип теләде Юрий Камалтынов.   

Утырышның көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау кысаларында Яшьләр парламенты әгъзалары «Яңа юл», «Яшьләр контроле», «Сәнәгать кызлары», «Яшь галим мәктәбе», «Юридик клиника» һәм «Эскалада» республика форумы турында мәгълүмат тыңладылар.

Тәкъдим ителгән проектларга аңлатма биреп, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова утырышта катнашучыларның игътибарын тәкъдимнәр һәм инициативаларны әзерләү таләпләренә юнәлтте. "Сезнең күбегез парламент комитетлары каршындагы эксперт советлары әгъзалары, Дәүләт Советы яки Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмчеләре булып тора, - диде ул. - Алар белән аралашып, сез закон чыгару процессы белән танышу гына түгел, ә норматив хокукый актлар проектларын әзерләүдә турыдан-туры катнашу мөмкинлеге дә аласыз".   

Яшьләр парламенты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International