Дәүләт Советының алтынчы утырышы үз эшен башлады

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 10:23

Бүген сәгатьунда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы үз эшен башлады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Президиум  депутатлар каравына 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 7 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасы. 

Татарстан Республикасының 7 закон проекты беренче укылышта каралачак. Әлеге закон проектлары белән региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү хакында, хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль ярдәм өлкәсендәге мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында, физик культура һәм спорт турында законнарга,  шулай ук республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертелә.

Алтынчы утырышта шулай ук 2025 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын һәм 2025 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын раслау планлаштырыла.

Парламентның алтынчы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданнар сәламәтлеге торышы турындагы доклады һәм «Приоритет – 2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021-2030 елларга Казан милли тикшеренү технология университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турындагы хисап каралачак.

"Хөкүмәт сәгате" кысаларында «Татарстан Республикасында миграция сәясәте өлкәсендә башкарыла торган эш турында» мәгълүмат тыңлау планлаштырыла.

Традиция буенча узып баручы елда йомгаклау утырышында Дәүләт Советының 2024 елдагы эшенә йомгак ясалачак. Җиденче чакырылыш республика парламенты эше турында йомгаклау мәгълүматы белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Утырыш башланыр алдыннан һәм тәнәфесләр вакытында республика парламентында «Теләкләр чыршысы» эшләячәк, әлеге проект кысаларында депутатлар һәм чакырылган затлар  мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятимнәрнең, аз керемле гаиләләрдәге балаларның һәм махсус операциядә катнашучыларның балаларының яңа ел хыялларын тормышка ашыра алачак.

Профильле комитет рәисләре утырышның алтынчы көн тәртибен раслау барышында көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алтынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзаларын – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлап кую турында.

4. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 33-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
32-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 531 статьясының гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2025 елда Татарстан Республикасы  бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» 25-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 28-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  27-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 34-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 36-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясына үзгәреш кертү турында» 26-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясындагы 1 өлешенең 6 пунктын һәм 2 өлешенең 1 пунктын үз көчен югалткан дип тану хакында» 29-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы территориясендә ур­нашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең җир кишәрлекләрен хосусыйлаш­тыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында»   19-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 37-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 30-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 22 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 31-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү турында» 35-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

18. Татарстан Республикасында гражданнар сәламәтлеге торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

19. «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2024 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап.

20. 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

21. 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы турында.

22. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составындагы үзгәреш турында.

23. Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча республика комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

24. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 780703-8 номерлы федераль закон проекты турында (каты коммуналь калдыклар туплау урыннарын (мәйданчыкларын) булдыруны һәм карап тотуны хокукый җайга салу өлешендә).

25. «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 775871-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортларда лифт җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча).

26. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 764329-8 номерлы федераль закон проекты турында (һава транспортында йөртү шартнамәсе шартлары хакында мәгълүмат урнаштырмаган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).

27. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 770483-8 номерлы федераль закон проекты турында (нацистлар атрибутикасын яисә символикасын пропагандалаган йә халык алдында күрсәткән өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 771606-8 номерлы федераль закон проекты турында (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.121 статьясында каралган административ хокук бозулар хакындагы эшләрне караучы органнар исемлеген тулыландыру өлешендә).

29. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм «Башкару эше турында» Федераль законның 12 һәм 30 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 782260-8 номерлы федераль закон проекты турында (салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү бурычын судтан тыш тартып алу тәртибе хакында).

30. «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законның 251 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Владимир өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

31. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

32. «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында» Федераль законның 12 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Мордовия Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

33. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында миграция сәясәте өлкәсендә алып барыла торган эш турында».

34. 2024 елда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

35. Төрлесеннән.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш утырышының туры трансляциясе алып барыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International