Дәүләт Советында «Михаил Козловский. Чор» дип аталган фотокүргәзмә ачылды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 17:22

Дәүләт Советында «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең фотографы Михаил Борисович Козловскийның (1954-2018) 70 еллыгына багышланган «Михаил Козловский. Чор» дип аталган фотокүргәзмә ачылды.

Парламент фойесында урнаштырылган экспозициядә Михаил Козловский объективы аша республика тормышының бөтен палитрасы тулы спектрында күрсәтелгән:  алар арасында –  Россия президентлары Борис Ельцин һәм Владимир Путинның Татарстанга сәфәрләре, Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның эшлекле очрашулары һәм сәфәрләре сурәтләнгән. Татарстан һәм татарстанлыларның шул еллардагы тормышы турында сөйләүче «формаль булмаган» кадрлар да урын алган. 

Күргәзмәдә барлыгы 100 гә якын уникаль эш тәкъдим ителгән. Фоторәссамның камера объективына төрле ситуацияләрдә дәүләт җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре эләккән.

Михаил Козловский иҗатының икенче ягы – «Советская Татария», «Вечерняя Казан», «Известия Татарстана» газеталарында фотокорреспондент булып эшләгәндә төшерелгән фотосурәтләр. Бу – Татарстан кешеләренә багышланган, тарихның төрле чорларында халкыбызның милли колоритын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган актуаль, тере кадрлар.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылган.

Күргәзмәне ачуда Михаил Козловскийның уллары Эмиль һәм Леонид катнашты. «Күргәзмәдә 100 гә якын фотография урын алган , бу бөтенләй төрле тематикадагы эшләр, алар арасында ретро фотографияләр бар – әтисенең  совет газеталарында эшләгәндә  төшергән фотосурәтләре»,  –  дип сөйләде Эмиль Козловский.

Леонид Козловский әйтүенчә, күргәзмәдә республиканың беренче затлары портретларына аерым игътибар бирелгән. «Күргәзмәнең аерым өлеше Минтимер Шәрип улына бирелгән, чөнки әти 25 ел Татарстанның беренче Президенты белән бергә эшләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшинның формаль булмаган шартлардагы портретлары да бар. Без күргәзмәне рәсми затларны да,  татарстанлыларның, совет чоры тормышыннан иң якты кадрларны да тәкъдим итеп урталык табарга тырыштык».

Фотографияләр авторы – Михаил Козловский, 1954 елның 24 мартында Казанда туган. КФЭИ тәмамлаган. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасының күп кенә әйдәп баручы басмаларында эшләгән. Күп кенә Россия һәм халыкара фотокүргәзмәләрдә катнашкан. Фотолары Россиянең һәм чит илләрнең басмаларында чыгарылган. «Ачыш мизгеле» (2006), «Борис Ельцин һәм Татарстан» (2008), «Минтимер Шәймиев һәм Татарстан» (2010), «Дмитрий Медведев һәм Татарстан» (2012), «Владимир Путин һәм Татарстан» (2009 һәм 2015). фотокитаплары сериясе авторы.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International