Чираттагы гуманитар йөк Лисичанскига һәм Рубежноега барып җитте

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 21:27

Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк килде. Җиде зур фура төзелеш материаллары, гигиена предметлары һәм балалар ризыклары, көнкүреш химиясе һәм эчә торган су китерделәр. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы йөз тоннадан артык. Бу сәфәрдә колоннаны Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып бара.

 «Без шефлыкка алынган шәһәрләр яхшы якка үзгәрә, бу сизелеп тора, - диде Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов. – Бу минем яңа төбәкләргә дүртенче сәфәрем, монда хәзер чистарак һәм тынычрак, торгызу эшләренең нәтиҗәләре күренә. Бүген без китергән адреслы ярдәм – Татарстан шефлык итә торган шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәмебез. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Безнең максат бер – яңа регионнар халкына катлаулы вәзгыятьтә ярдәм итү һәм Җиңүне якынайту».

Ярдәм Донбасс халкы соравы буенча җыелган. Республика бердәмроссиялеләре кирәк-яраклар исемлеген ай саен яңа төбәкләр өчен җаваплы ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан алалар.

Аерым алганда, ноябрьдә Рубежное водоканалыннан шәһәрнең көньяк өлешенә - Забиркино районына су бирү өчен төзелеш материаллары, торбалар һәм башка җиһазлар сорап мөрәҗәгать килгән.

Моннан тыш, халык соравы буенча Сарман районы госпитальләр һәм хастаханәләр өчен эчәргә яраклы су белән фура җибәргән.

Яңа елга тәм-томнар –  гуманитар йөкнең тагын бер мөһим өлеше. Аны әзерләүгә хәйриячеләр, Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнары, шулай ук Татарстан югары уку йортлары кушылды. Оештыручылар Лисичанск һәм Рубежноеның кечкенә кешеләрен шатландыру өчен барысын да эшләргә тырыштылар.

Мохтаҗ гаиләләр өчен Дәүләт Советы депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре акча җыю оештырды, подгузниклар һәм балалар ризыгы сатып алынды.

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге активистлары өч хәрби частька иң кирәкле әйберләр – җылы одеяллар, маскировка ятьмәләре, окоп шәмнәре һәм антисептиклар тапшырдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International