Ярослав Нилов: "Татарстанда инженерларны мәктәптән үк әзерлиләр»

2024 елның 24 декабре, сишәмбе, 14:06

Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 79 нчы экология-технология лицеенда булдылар.

Ярослав Нилов Казанга эш сәфәре белән килде. Кичә ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашты. Бүген Ярослав Нилов экология-технология лицее укучылары һәм мөгаллимнәре белән аралашты.

1224 укучыга исәпләнгән 79 нчы лицей быел ачыла. Белем йортында укучылар биология һәм химияне тирәнтен өйрәнә. Лицейда инженер сыйныфлары бар. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем алу өчен шартлар булдырылган.

Ярослав Нилов мәгариф учреждениесе эше белән танышты, балаларның робот техникасы һәм программалаштыру юнәлешләре буенча кызыксынуларын күрде, балалар белән аралашты, аутизм диагнозы куелган укучыларның дәресләрендә булды.  

Бүген лицейда ГТО нормаларын уңышлы тапшырган укучыларны бүләкләү тантанасы да узды. Ярослав Нилов аларга Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының рәхмәт хатларын тапшырды.

"Казан укучыларының яшьтән үк гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү программаларын бергә үзләштерүе киләчәктә алар өчен зур мөмкинлекләр ача, -  дип ассызыклады Ярослав Нилов, - һөнәри юнәлешле проектлар булуы бик мөһим, яшьләр роботлар җыярга аларны программаларштырырга өйрәнә һәм шуның белән алар креатив фикерләүне үстерә.  Биредә булачак инженерларны мәктәп эскәмиясеннән әзерлиләр".

Ярослав Нилов, физик мөмкинлекләренә карамастан, барлык балалар өчен дә сыйфатлы белем алу мөмкинлегенең әһәмиятен ассызыклады.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова 79 нчы лицейның үзенчәлеген билгеләп үтте.

"Монда, балаларның төрле юнәлешләргә һәвәскәрлеген ачыклаудан тыш, аларда киң күңеллелек һәм игелек кебек кешелек сыйфатларын тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Чөнки лицейда  сәламәт балалар белән бергә мөмкинлеге чикле балалар да белем ала, - дип ассызыклады Светлана Захарова, - мондый алым социаль күнекмәләрне яхшыртырга гына түгел, ә җаваплы һәм кайгыртучан шәхес формалаштыруга нигез салырга да ярдәм итә"».

Хәзер Казанның 79нчы лицеенда 698 бала укый. Сәламәтлегендә үзенчәлекләре булган балалар саны 20.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International