Фәрит Мөхәммәтшин «Ел спортчысы-2024» премиясен тапшырды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе, 17:18

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Ел спортчысы – 2024» республика спорт премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе, Хөкүмәт һәм республика парламенты исеменнән спорт премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ел ахырында нәтиҗәләр ясау, Татарстанның күренекле шәхесләренә лаеклы бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде. «Без республиканың уңышларына, аның җиңүләренә шатлануыбызны горурланып сөйлибез, чөнки Татарстанның казанышларында һәр кешенең өлеше бар, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Спорттада  без – алдынгылар, алай гына да түгел, спорт күпмилләтле халкыбызны якынайтырга ярдәм итә».

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, ел саен бюджет турында республика законын кабул итү кысаларында депутатлар корпусы һәм республика Хөкүмәте тарафыннан төп финанс документына яңа спорт объектларын төзүгә һәм гамәлдәгеләрен капиталь ремонтлауга чыгымнар маддәләре салына. Республикада 142 спорт төре буенча 140 спорт федерациясе, 165 спорт мәктәбе бар  һәм 3 меңнән артык тренер эшли. Татарстанлыларның 64% тан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спорт министрлыгына, муниципаль районнар башлыкларына урыннарда спортны үстерүгә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, профильле министрлыклар һәм ведомстволар ярдәме белән, чикләү чаралары кертелүгә карамастан, Татарстанда 50 гә якын эре спорт чарасы уздырылган, шуларның уннан артыгы – халыкара дәрәҗәдә. «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры, БРИКС илләренең спорт уеннары, «Милләтләр кубогы» халыкара турниры һәм башкалар иң әһәмиятлеләре булды.

Фәрит Мөхәммәтшин« Зенит-Казань» һәм  «Динамо-Ак Барс» волейбол командалары спортчыларына, тренерларына һәм җанатарларына аерым рәхмәт белдерде, алар 2023/2024 елгы сезонда Россия аренасында мөмкин булган барлык бүләкләрне алдылар. «Зенит-Казан» – Россия чемпионы, Россия кубогы һәм Россия суперкубогы иясе, «Динамо – Ак Барс» – Россия чемпионы, Россия суперкубогы һәм Легендалар кубогы иясе.

«Спорт – ватанпәрвәрлек рухын күтәрә торган, титул өчен генә түгел, гомумән республика, үз илебез өчен көрәшергә мәҗбүр итә торган иң зур көч»,  – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңыннан Дәүләт Советы Рәисе «Ел спортчысы» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ядрә белән атуда Дмитрий Голубцов иң яхшысы булды, күп тапкырлар Россия чемпионаты чемпионы һәм призеры Альбина Дәүләтшина шашка (саңгыраулар спорты) буенча билгеләп үтелде, Адель Кирилов фехтование номинациясендә, Динә Гыйззәтулина билбау көрәшендә, Радик Сәлахов көрәштә,  Екатерина Кошкина – ирекле көрәштә, Нияз Билалов – дзюдода иң яхшысы дип танылдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Рәсим Баксиков һәм Данис Зарипов тапшырды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Буыннар дәвамчанлыгы» номинантларына бүләкләр тапшырганда, Татарстанның зур гаилә, шул исәптән спорт гаиләсе булуын ассызыклады. «Теләсә нинди спорт гаиләдә башлана, шуңа күрә бүген сәхнәдә спорт династияләрен һәм, әлбәттә инде, беренче рәттә спорт ветераннарын күрү – күңелле».

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International