Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийлары хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 17:34

Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Советының һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты Президиумының видеоконференция режимында киңәшмәсе узды. Катнашучылар Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийларының киләчәктә  хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев үзенең сәламләү сүзендә Беларусь Республикасы коллегалары белән уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

«Бу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче чакырылышы өчен халыкара хезмәттәшлекнең беренче тәҗрибәсе, – дип билгеләп үтте Дамир Нургалиев утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – без тәҗрибә уртаклашырга, үзебезнең эшчәнлек, яшьләр парламенты проектлары турында сөйләргә телибез. Бу очрашуның төп максаты – Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийларын берләштерү».

Җавап сәламләвендә Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Алина Ретькова хәзер илнең мөһим үсеш чоры алдында торуын билгеләп үтте. Ул 26 гыйнварда Беларусь Республикасында Беларусь Республикасы Президентын сайлаулар узачагына һәм әлеге сайлау алды кампаниясе барышында яшьләр парламентарийларның актив катнашуына басым ясады.   

«Без Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты вәкилләре белән очрашуга шатбыз, – дип билгеләп үтте Алина Ретькова киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – бүген тәҗрибә белән уртаклашачакбыз, без аралашуга һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ачык».

Киңәшмәнең көн тәртибендә 8 мәсьәлә бар иде. Катнашучылар үз оешмалары составларын карадылар, профильле проектлар эше белән таныштылар, халыкара багланышлар тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Якындагы планнар арасында Россия һәм Беларусь яшь парламентарийларының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уртак проекты бар. Моннан тыш, патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрнең үз-үзләрен үстерү өчен шартлар тудыру өлкәсендә эшне җайга салу планлаштырыла.      

Очрашу барышында хезмәттәшлек турында килешү проектын әзерләү турында карар кабул ителде, анда хезмәттәшлек формалары һәм юнәлешләре билгеләнәчәк, ә документ үзе парламентара элемтәләрне алга таба үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен нигез булачак. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International