Рәсим Баксиков Ленинград өлкәсе педагоглары белән очрашты

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе, 12:46

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Ленинград өлкәсе урта һөнәри белем бирүче яшь укытучылар слетында катнашучылар белән очрашты. Әңгәмә Бөек Ватан сугышы елларында «Тормыш юлы» булып хезмәт иткән Ладога күле ярында узды.

«Нәкъ менә педагоглар бүген илебезне төзи, үсеш юлларын билгели, фикерләү культурасын сеңдерә, ул үз чиратында яшь гражданинга үзе сайлаган теләсә кайсы һөнәрнең һәрьяклап үсешен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Һәр кешенең уртак эшкә, бүгенге һәм киләчәккә керткән өлеше мөһим», – дип билгеләп үтте слетта катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков.

Очрашу «Куркынычсызлык һәм профилактика» яшьләр мәгариф үзәге тарафыннан оештырылган иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International