Яңа эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләре Дәүләт Советы эше белән танышты

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе, 12:53

Бүген Дәүләт Советының кече залында яңа гына эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яңа эшли башлаган хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Лилия Маврина курс тыңлаучыларына Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде. Ул халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр тәэмин итүдә республика парламентының зур ролен ассызыклады. 

Дәүләт Советы Секретаре гражданнар мөрәҗәгатьләре белән дәүләт хезмәткәрләренең эш аспектларына аерым игътибар бирде. Лилия Маврина әйтүенчә, кешеләрнең хакимият органнарына ышанычы ведомство хезмәткәрләренең кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүләренә, карарлар кабул итә белүләренә, аларның куелган бурычларны үтәү нәтиҗәлелегенә бәйле.  

Лилия Маврина, кешегә дәүләт хезмәткәре вазифасы йөкләгән зур җаваплылык турында искәртеп, лидерлык сыйфатларына, җаваплылыкка һәм командада эшли белүгә ия булу кирәклеген ассызыклады.

Лекциядән соң тыңлаучылар өчен парламент бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, алар китапханәдә, утырышлар залында, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International