Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карады

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе, 15:59

Бүген Казан төзелеш көллияте базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү, республика Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Утырышны ачып, комитет җитәкчесе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы үсеше республиканың социаль-икътисадый үсешендә төп факторларның берсе булып тора. "Төзелеш өчен белгечләр әзерләү, яңадан әзерләү һәм яңадан укыту системасын камилләштерү, аларның квалификациясен күтәрү республиканың барлык тармакларының гомуми үсеш темплары һәм ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнгән, – диде ул. – Шуңа күрә тармакның ресурс үзәкләре эшчәнлегенә игътибарны көчәйтергә кирәк, алар арасында Казан төзелеш көллияте иң уңышлылардан санала".

Төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү системасын камилләштерү турындагы мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

Профильле министрлык мәгълүматлары буенча, төзелеш тармагының һәм торак-коммуналь хуҗалыкның 73 эре һәм урта предприятиесе катнашында формалаштырылган 2025-2031 елларга Татарстан Республикасы икътисадының кадрлар әзерләүгә ихтыяҗы фаразына караганда, төзелеш тармагына кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ 18 242 кеше тәшкил иткән. Тармак оешмаларында һәм предприятиеләрендә 10,3 меңнән артык квалификацияле эшче, 5,1 мең урта звено белгече һәм 3 меңгә якын югары белемле белгеч җитми. Шул ук вакытта урта һөнәри белемгә ия белгечләр әзерләү юнәлешләре арасында биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык-техника җайланмалары; инженерлык корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү; балта осталыгы һәм паркет эшләре; газ белән тәэмин итү җайланмаларын һәм системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү һәм башкалар буенча белгечләр кирәк.

Министр урынбасары уку-укыту программаларын предприятиеләрнең заманча таләпләренә туры китерүне, төзүче һөнәрен популярлаштыру һәм яшьләрне тармакка җәлеп итү өчен стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыруны, уку оешмаларының уку процессында эре компанияләр һәм урта предприятиеләрнең катнашуын активлаштыруны таләп ителә торган гомуми бурычлар арасында атады. 

Өстәмә мәгълүмат белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев чыгыш ясады.

Фикер алышу барышында депутатлар төзелеш көллиятләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Аерым алганда, комитет рәисе Андрей Егоров армиягә чакырылу яше җитмәгән 17 яшьлек чыгарылыш сыйныф укучылары проблемасы турында сөйләде. Хезмәт кодексы аларны легаль рәвештә эшкә урнашырга мөмкинлек бирми. Депутатлар Эдвард Габдуллаҗанов Дмитрий Анисимов, Олег Николаев, аграр комитет рәисе Азат Хамаев яшьләр арасында эшче һөнәрләренең популярлыгы, шәхси предприятиеләрнең кадрлар әзерләүдә катнашуы, бюджет төркемнәрен тәмамлаучылар өчен производствода мәҗбүри эшләү перспективалары һәм башкалар белән кызыксындылар.  

ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүматны фондның башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов җиткерде.

Аның әйтүенчә, Татарстанда төрле категория гражданнарның, шул исәптән бюджет өлкәсе һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Шул исәптән «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» дәүләт программасы, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, табибларга һәм фельдшерларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре бирү программасы («Земство докторы/Земство фельдшеры»), Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү программасы.

Комитет контроль мәсьәләләр буенча мәгълүматны игътибарга алды.

Парламент комитеты рәисе Андрей Егоров, "Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын тәкъдим иткәндә, аның республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнүен билгеләп үтте. Аерым алганда, федераль законда дүртенче һәм бишенче категорияле автомобиль юлларының юл буе полосаларын билгеләү кирәклеге турындагы таләпләр төшереп калдырылган. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә инспектор вазыйфасын биләү өчен квалификация таләпләрен билгеләү тәртибе төгәлләштерелә, аның нигезендә мондый таләпләр хезмәт законнары нигезендә билгеләнәчәк.

Комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына аны беренче укылышта карарга тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International