Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында җитештерү процессларына үзебезнең цифрлы чишелешләрне кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 2 июне, сишәмбе, 15:45

Бүген Чистай шәһәрендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар җитештерү процессларына үзебезнең цифрлы чишелешләрне кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, республикада «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы республика законына үзгәрешләрне карадылар. Утырышны комитет рәисе Рәгать Хөсәенов үткәрде.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар «Вектор радиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятендә булдылар һәм ясалма медицина интеллекты өлкәсендә предприятие эшләнмәсе белән таныштылар.  Депутатларга КамАЗ автомобиле базасында яңа буын рентгенодиагностика комплексын күрсәттеләр, ул күкрәк читлеге органнарының цифрлы рентгенограммасына автоматлаштырылган анализ алырга мөмкинлек бирә. Әлеге технология ярдәмендә пациентлар реаль вакытта сурәт һәм аның тасвирламасын үз смартфонына алырга мөмкин. Предприятиенең генераль директоры Виктор Классен депутатларга моның бүгенге көндә дөньяда реаль вакытта патологияләрне комплекслы анализлауның бердәнбер системасы булуы турында сөйләде.

 Комитет утырышында «Вектор радиокомпаниясе» җәмгыяте генераль директоры җитештерү процессларына үзебезнең цифрлы чишелешләрне кертү турында җентекләбрәк сөйләде. Виктор Классен хәбәр иткәнчә, предприятие якын арада яссы табанны диагностикалау буенча ясалма медицина интеллектын кертергә планлаштыра. Мәгълүматны тыңлап, комитет Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге белән берлектә республиканың кече технологик компанияләренә күргәзмәләрдә, форумнарда катнашу юлы белән илнең башка төбәкләре базарларына чыгуда ярдәм итәргә, шулай ук эре сәнәгать предприятиеләре белән партнерлык элемтәләре урнаштырырга тәкъдим итте.

 Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы цифрлы трансформация дәрәҗәсе буенча илдә алдынгы урында тора. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республика цифрлы үсеш күрсәткече буенча илдә беренче урынны алган, транспорт, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы һәм дәүләт идарәсе кебек төп биш тармакның дүртесендә 100% ка җиткән. 

«Цифрлы икътисад»  илкүләм проектының варисы буларак 2025 елда старт алган «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикада «Ватан карарлары», «Цифрлы дәүләт идарәсе» һәм «Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» региональ проектлары гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты буенча Цифрлы трансформация үзәге катнашында дәүләт хезмәтләре 100% электрон форматка күчерелгән, Дәүләт секторындагы эш урыннарының 97% тан артыгы илебездә эшләнгән программаны  куллана.

Документлар эшкәртүнең роботлаштырылган системасы кертелгән. Ул муниципаль хокукый актларның 77%ын кеше катнашыннан башка бердәм регистрга автомат рәвештә кертә. Дәүләт хезмәткәрләре өчен «ГосПромпт» ясалма интеллект системасы эшли башлаган (3 000 нән артык кулланучы, 15 интеллектуаль ярдәмче). «Госконсьерж» онлайн-консультацияләр сервисы файдалануга тапшырылган. 2025 елда Цифрлы сервислар аша «Халык контроле» системасында 89 меңнән артык гариза һәм Кире элемтә платформасы аша 96,6 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

Мәсьәлә буенча фикер алышу барышында парламентарийлар авыл җирлекләрендә һәм автомобиль юлларында «цифрлы тигезсезлекне» хәл итү кирәклеген, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең бу нисбәттән компетенцияләрен күтәрүне билгеләп үттеләр. Моннан тыш, мәктәпләрдә интернеттан файдалануның түбән сыйфатына игътибар иттеләр, зиратларны цифрлаштыру проектын уңай мисал итеп билгеләп үттеләр.

 Бүген парламентарийлар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Документ, тонус күтәрүче эчемлекләрдән тыш,  шикәрле эчемлекләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме алуны тыюны гамәлдән чыгара торган федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән.

 Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме, әгәр субсидияләр бирелсә, республика бюджеты һәм җирле бюджетлар, шулай ук Россия Федерациясе бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта, ТР Законы нигезендә, акцизлы товарлар җитештерүче яки сатучы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме күрсәтелә алмый. Закон проекты шикәрле эчемлекләр җитештерүчеләрне (тонус күтәрә торганнардан тыш), финанс ярдәме күрсәтелә алмый торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан чыгарырга тәкъдим итә.

 Утырышка йомгак ясап, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов республиканың сәнәгать территорияләрен үстерергә кирәклеген билгеләп үтте. «Бүген төп мәсьәлә – икътисад. Җитештерү мәгънәле булырга тиеш. Без нәрсә җитештерүебезне, кемгә сатуыбызны һәм урыннарда моның нинди нәтиҗә китерүен төгәл аңларга тиеш», – дип йомгаклады ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International