Республика бердәмроссиялеләре алдан тавыш бирүгә йомгак ясады

2026 елның 2 июне, сишәмбе, 17:45

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына һәм 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүгә йомгак ясалды. Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты һәм төбәк сәяси советы президиумы утырышлары узды.

Исегезгә төшерәбез, 31 майда сайлау алды кампаниясенең зур этабы – Дәүләт Думасына һәм 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча алдан тавыш бирү тәмамланды. "Тавыш бирүдә 2726 хисап участогында 201690 сайлаучы катнашты. Бу республика сайлаучыларының гомуми саныннан 6,88% тәшкил итә. Алга таба Дәүләт Думасына депутатлыкка күрсәтү өчен кандидатуралар буенча йомгаклау исемлегенә гариза биргән 130 кандидатның 98е кертелде. Шулардан Татарстан буенча федераль сайлау округы буенча – 56 кандидат, бер мандатлы округлар буенча – 42 кандидат", – дигән мәгълүмат бирде хезмәттәшләренә «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Исемлекне теркәү һәм формалаштыру этапларында 14 кешене теркәүдән баш тартканнар, 12 кеше гаризасын кире алган, 6 кандидат документларын шәхсән тапшырмау сәбәпле төшереп калдырылган.  Кандидатлар исемлегенә төрле дәрәҗәдәге 34 депутат, 27 предприятие һәм оешма җитәкчесе, 5 «Яшь гвардия» активисты, 3 шәхси эшмәкәр, 7 үзмәшгуль, 5 эшсез, эшче һәм хезмәткәр кергән. Кандидатлар арасында махсус хәрби операциядә катнашкан 8 кеше булган. Аларның һәркайсы үзләре өчен тавыш биргән сайлаучылар саныннан өстәмә рәвештә 25% тавыш алган. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатлар рейтингы барлыкка килгән.

"Исемлек буенча күрсәтү өчен 14 кандидат тәкъдим ителде, шуларның икесе махсус хәрби операциядә катнашучылар. Аларның нәтиҗәсе алар өчен тавыш биргән сайлаучылар саныннан 25% ка арттырыла. Шулай итеп, икенче урынны алган Александр Лапин беренче урынга, Эдуард Шәрәфиев 11 нче урыннан 10 нчы урынга күтәрелде», – дип шәрехләде Марат Сәмигуллин.

50 нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка алга таба күрсәтү өчен кандидатуралар буенча 9 гариза бирелгән, шуларның 5се теркәлүдән баш тарткан, ә 4 кандидат теркәлгән. Алар арасында бер махсус хәрби операциядә катнашучы бар. «Исемлеккә кертү өчен “Биектау-Сервис” җитештерү төзелеш коммерцияле фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Ренат Гыйбадуллин кандидатурасы тәкъдим ителә. Ул округ буенча рейтингта беренче урынны яулады, аның өчен сайлаучыларның 88%тан артыгы тавыш бирде", – дип шәрехләде Марат Сәмигуллин.

10 июньдә Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узачак, анда 28 июньдә Мәскәүдә узачак партия съездына делегатлар сайланачак. Мондый карар төбәк сәяси советы президиумы утырышында кабул ителде. Моннан тыш, республика бердәмроссиялеләре «Бердәм Россия»нең XXIII съездына делегат итеп сайлану өчен кандидатура тәкъдим иттеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышларга йомгак ясап, партия активына һәм тарафдарларына, фикердәшләренә алдан тавыш бирүне оештырганнары һәм уздырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Катлаулы вакытта партия сафларын ныгыту, ил һәм республика җитәкчелеге куйган максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү – җитди эш. Без, «Бердәм Россия» партиясе, илдә төп сәяси көч һәм дәүләт хакимияте органнарының таянычы», – дип билгеләде ул.

Оештыру комитеты утырышында бүләкләү тантанасы булды. Алдан тавыш бирүне оештыруда актив катнашкан өчен партиянең төбәк оештыру комитеты рәисе, төбәк бүлеге Секретаре Рәхмәт хатлары оештыру комитеты әгъзалары – Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтыновка, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Мавринага, Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм итү фонды президенты Геннадий Глушковка, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичевага,  Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның «Яшь гвардия» җитәкчесе Руслан Шиһабетдиновка тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International