Марат Әхмәтов Апас район Советы утырышында катнашты

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе, 17:44

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Апас район  Советының йомгаклау утырышында катнашты.                                                                                                          

Иэ элек чарада катнашучылар район мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмә белән таныштылар.

Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Район 2024 елда сәнәгать үсеше буенча республикада 1нче урында тора. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 3,2 млрд. сум тәшкил иткән, ә бөртеклеләрнең тулаем җыемы 102 мең тоннаны тәшкил иткән.

Районда сөт комбинаты эшен уңышлы алып бара. 2024 елда җитештерелгән продукция күләме 1,1 млрд сум тәшкил иткән. 25 мең тонна сөт эшкәртелгән, 2 мең тонна коры сөт җитештерелгән. 2024 елның 2 кварталында каты сыр җитештерү цехы эшли башлады.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән районда 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 22 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Төп авыл хуҗалыгы культуралары булып бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере тора. 2024 елда бөртеклеләрнең тулаем җыемы  – 102 мең тонна, шикәр чөгендере 196 мең тонна.

“Безнең төп бурычларның берсе –  инвесторларны җәлеп итү. Бүгенге көндә сөт комбинатында сыр җитештерү цехы, коры сөт җитештерү цехы эшли башлады, склад бинасы төзелде, конвейер линияләре һәм төрү җайланмалары урнаштырылган һәм җайга салынган. Коры сөт җитештерү буенча икенче цех төзү һәм чистарту корылмасын модернизацияләү бара”, – диде район башлыгы.

Махсус хәрби операциягә ярдәм кысаларында район халкы, хезмәт коллективлары һәм төрле иҗтимагый оешмалар белән берлектә яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә 25,3 млн сумлык  120 тонна гуманитар ярдәм, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә 38,3 млн сумлык  60 тонна йөк җибәрелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларының әти-әниләренә һәм гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм чаралары күрсәтелә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район халкының бер гаилә булып яшәвен, тормыш-көнкүрештә яңалыклар белән бергә атлавын билгеләп узды.

 “Апас районы җитәкчелегенең халык белән эшләүдә дә, районның бүгенге тормышын күз алдына китерүендә дә, киләчәккә нинди карашта булуында да төплелек сизелә. Район киләчәкне күрә белә һәм шул киләчәк өчен системалы эш алып бара. Республиканың социаль-икътисади үсешенә дә Апас районы күләмле өлешен кертә. Районда матур үсеш күрсәткече күренә. Хезмәт белән яши торган район. Матур гаилә булып яшисез. Нәтиҗәсе – күз алдында”, - диде Марат Әхмәтов.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Фәнил Баһаветдинов, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнаштылар.

Район Советының йомгаклау сессиясендә катнашкан кунаклар Батырлар Мемориал комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International