Дәүләт Советының профсоюз оешмасы узган елга йомгак ясады

2025 елның 14 феврале, җомга, 15:05

Бүген Дәүләт Советында парламент Аппаратының беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап конференциясе узды. Анда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова һәм Эдуард Шәрәфиев, Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү өлкәсе профсоюзларының Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты. Утырышны профсоюз оешмасы рәисе, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов үткәрде.

Профсоюз оешмасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Булат Хәсәнов профсоюз әгъзаларын социаль яклау, устав документларында каралган очракларда матди ярдәм күрсәтү, шулай ук хезмәт коллективының иҗтимагый, спорт һәм мәдәни тормышы турында сөйләде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Аппаратның профсоюз оешмасы активына коллективның бердәм эшенә керткән өлеше, иҗтимагый һәм мәдәни-массакүләм тормышта катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Конференциядә Дәүләт Советы Аппараты профсоюз оешмасы каршындагы Ветераннар советының яңа сайланган рәистәшләре Люция Гобәева һәм Валентина Йосыпова тәкъдим ителде, алар элеккеге рәистәшләр Валентина Сабирова һәм Людмила Шәрәфетдинованы алыштыра.   

Гомумроссия профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова үз чыгышында Дәүләт Советы Аппараты профсоюз оешмасы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм 2025 елга республика профсоюз органнарының эш планнары белән уртаклашты.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International