Дәүләт Советында язгы сессия ачылды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 10:15

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, ачылды.

Президиум утырышның көн тәртибенә кертү өчен 22 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.

Республика законнарының барлык 13 проекты да беренче укылышка әзерләнгән. Әлеге закон проектлары белән республиканың Бюджет, Җир, Гаилә һәм Экология кодексларына, шулай ук кайбер республика законнарына үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, инвестицияле салым кредиты, инвестиция эшчәнлеге, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, ветеринария эше, Судьяларның квалификация коллегиясендәге җәмәгатьчелек вәкилләре турында, балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында,  бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында, мәгариф турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Җиденче утырышның көн тәртибенә 2024 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабы һәм 2024 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад,  шулай ук «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021-2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турында хисап кертелгән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан республика Хисап палатасына йөкләмәләр турында тәкъдимнәр әзерләнгән. Мәсәлән, профильле комитет Татарстан Республикасы Хисап палатасына авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүгә һәм ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүгә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны йөкләргә тәкъдим итә.

Җиденче утырыш кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының җиде җәмәгать судьясы кандидатураларын карау һәм раслау һәм ике җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү планлаштырыла.

Профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының җиденче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында.

3. 2024 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабы.

4. 2024 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад.

5. «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2024 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап.

6. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 50-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 45-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 16 һәм 17  статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 38-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 33 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

10. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 52-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 54-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 41-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 46-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 281 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 47-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 51-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 49-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законы аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында» 48-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 42-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 116 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 43-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

20. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 39-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 40-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

23. Татарстан Республикасы законнары җыелмасын бастырып чыгару буенча республика комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

24. Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.

25. «Конкурентлыкны яклау турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»     819547-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт мөлкәтенә һәм муниципаль мөлкәткә, мөлкәти һәм башка хокукларга карата торглар оештыруга һәм үткәрүгә гомуми таләпләрне билгеләү хакында).

26. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның ВКонтакте һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International