КПРФ фракциясе утырышында парламентның язгы сессиясе чорына эш планы турында фикер алыштылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 10:00

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының җиденче утырышы көн тәртибенә кертелә торган  мәсьәләләрне карадылар һәм парламентның язгы сессиясе чорына чаралар әзерләү һәм уздыру планы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Дәүләт Советының бүгенге утырышында Президент каравына кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күпчелеген хуплап чыктылар. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен яңгыратырга карар кылынды.

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов депутат берләшмәсенең якындагы айларга планнары турында сөйләгәндә, елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын искә төшерде, анда фракция парламентарийларына һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатларга актив катнашырга туры киләчәген әйтте. "Бу Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларындагы чаралар, – диде ул. – Парламент партиясе вәкилләре буларак, без сайлаучылар белән бергә булырга тиеш. Моннан тыш, көзен Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак. Әлеге вакыйгаларны исәпкә алып, мартта без Дәүләт Советында КПРФ фракциясе депутатлары һәм башка дәрәҗәдәге депутатлар катнашында семинар-киңәшмә уздырырга планлаштырабыз".

Утырышта шулай ук "сугыш чоры  балалары" хокукый статусын закон нигезендә билгеләү зарурлыгы билгеләп үтелде. "Бу мәсьәләнең актуальлеге бигрәк тә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында ачык күренә, – дип ассызыклады Хафиз Миргалимов. ­ Һичшиксез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре беренче урында тора. Әмма 1941-45 еллардагы сугышта катнашучылар һәм тылда эшләүчеләр, блокадада булучылар да безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, өстәвенә, алар елдан-ел азрак кала бара".

КПРФ фракциясенең "сугыш чоры балалары" хокукый статусын билгеләү кирәклеге турында матбугат конференциясе уздыру турында карар кабул ителде.

Депутатлар шулай ук КПРФ Үзәк Комитеты Президиумының  "КПРФ халык референдумын әзерләү һәм уздыру турында" карарын гамәлгә ашыру турында мәсьәлә карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International