Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 10:33

Бүген Дәүләт Советының җиденче утырышында республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары сайланды, шулай ук ике суд участогына җәмәгать судьялары вазыйфаларын йөкләү турында Карар кабул ителде. Аларның кандидатуралары Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан тәкъдим ителде.

ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров депутатларны комитет карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы өч елга Алия Сафиуллинаны (Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогына), Айрат Хәмидуллинны (Яшел Үзән суд районы буенча 8 нче суд участогына), Рөстәм Гатауллинны (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогына), Ләйсән Ушакованы (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогына), Роберт Вәлиуллинны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 13 нче суд участогына), Рифат Габбасовны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогына) җәмәгать судьялары,  ә Рөстәм Сәлаховны вәкаләтләр срогын чикләмичә Биектау суд районы буенча 1 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп сайлады.

Депутатлар шулай ук отставкадагы судьялар Вера Мараткановага һәм Гүзәл Яхинага Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы һәм 10 нчы суд участоклары буенча бер елга җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкаруны йөкләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International