Донбассның социаль учреждениеләренә - гуманитар ярдәм

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 08:00

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Социаль сәясәт буенча парламент комитеты белән берлектә җыелган гуманитар ярдәмне Татарстан шефлыкка алган Рубежный шәһәренең өч социаль учреждениесенә тапшырды.

Гуманитар йөк составында шәһәр халкы үзләре сораган иң кирәкле әйберләр: канцелярия товарлары, рәсем ясау өчен альбомнар, гуашь, пумалалар, балалар уенчыклары, шулай ук уку процессын үткәрү өчен җиһазлар.

Дәүләт Советы депутатлары һәм яшь парламентарийлар Рубежный шәһәренең социаль учреждениеләре белән ике ел дәвамында системалы рәвештә  хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта яшьләр парламенты командасы ЛХР балалары өчен чираттагы гуманитар ярдәм әзерли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International