Альберт Хәбибуллин: "Бу – закон чыгару инициативасы гына түгел, ә Ватанны саклаучыларның хокукларын ныгытуга һәм казанышларын тануга таба бер адым"

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:08

Татарстан Дәүләт Советы РФ ФС Дәүләт Думасына сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында Федераль законның 33 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасын җибәрә. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Республика депутатлары хезмәт урыннарын калдыру мөмкинлеге булмаган хәрби хезмәткәрләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга башка затлар аша депутатлыкка кандидат булырга ризалык бирү турында гариза бирергә рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Шул рәвешле аларның сайлау кампанияләрендә катнашу мөмкинлекләре арта.            

Хәзерге вакытта федераль законнар нигезендә хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр кандидатлар итеп күрсәтелергә мөмкин. Кандидат сайлау комиссиясенә тиешле сайлау округы буенча чыгарга ризалык бирү турында язма гариза кергәннән соң күрсәтелгән дип санала. Шул ук вакытта кандидат күрсәтү өчен гаризаны һәм башка документларны шәхсән үзе тапшырырга тиеш. Кандидатның авыруы яки аның сак астында булуы гына искәрмә булырга мөмкин. Бу чакта гаризада кандидат имзасының дөреслеге нотариаль рәвештә медицина оешмасы яисә шикләнелүче һәм гаепләнүче затлар сак астында тотыла торган учреждение тарафыннан таныкланырга тиеш.    

Федераль законда хәрби хезмәт узучы һәм хезмәт урынын калдыру мөмкинлеге булмаган хәрби хезмәткәрләр өчен (мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучылар) башка затлар аша документлар тапшыруны  күздә тота торган нормалар юк. Моңа бәйле рәвештә хәрби хезмәткәрләр сайлау комиссияләренә документлар тапшыру һәм, димәк, депутатлар булып сайлану мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

Татарстан парламентарийлары, депутатлыкка кандидатлар буларак күрсәтү өчен башка затлар аша сайлау комиссияләренә документлар тапшыру мөмкинлеген билгеләп, әлеге законнардагы бушлыкны бетерергә тәкъдим итә.

Эшләнгән закон чыгару инициативасы, профильле комитет башлыгы әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә, махсус операциядә катнашучыларның дәүләт идарәсе органнарына, шул исәптән муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына интеграциясен арттыра.

"Бу хокукый инициатива гына түгел, ә Ватанны саклаучыларның хокукларын ныгытуга һәм казанышларын тануга таба тагын бер адым, – дип басым ясады Дәүләт Советы закон инициативасын тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. – Махсус хәрби операциядә катнашучылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, илнең иминлеген яклыйлар, һәм безнең бурыч – аларның хокукларын, шул исәптән сайлау хокукларын да гарантияләү. Документларны башка затлар аша тапшыру мөмкинлеге – Ватанны саклаучыларга сәяси тормышта катнашуның тигез шартларын тәэмин итә торган кирәкле карар. Әлеге законны кабул итү аларның казанышларын хуплау һәм дәүләт тарафыннан тану чагылышы булачак».

Дәүләт Думасында әлеге закон проекты буенча Татарстан Дәүләт Советы позициясен рәсми рәвештә республикадан сайланган Россия парламентының түбән палатасы депутаты Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International