2024 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабы тәкъдим ителде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов 2024 елда полиция эшчәнлеге турында хисап мәгълүматын тәкъдим итте.

Дамир Садретдинов билгеләп үткәнчә,  узган ел соңгы 30 елда беренче тапкыр шәхескә, шул исәптән тормышка һәм сәламәтлеккә каршы рекордлы түбән җинаятьләр саны теркәлгән. Үтерүләр һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр саны чирек өлешкә диярлек кимегән, шулай ук талаулар, фатирлардан урлаулар һәм автотранспорт урлаулар азайган. Моннан тыш, элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган һәм исерек хәлдә, шулай ук көнкүреш характерындагы җинаятьләр буенча күрсәткечләр сизелерлек кимегән.

"Татарстан иң имин регионнар рәтендә кала, бу исә халыкның тормыш күрсәткечләренә, республиканың икътисадый җәлеп итүчәнлегенә, халыкара багланышлар һәм туризм үсешенә уңай йогынты ясый, – дип басым ясады Дамир Сатретдинов. – Бу республиканың эчке эшләр органнары казанышы гына түгел, бөтен хокук саклау блогының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Республика халкының өчтән ике өлеше иминлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм җәмәгать урыннарында хокук бозуларны профилактикалау чаралары нәтиҗәле дип саный. Шул ук вакытта җинаятьчелек структурасы үзгәрә – бер ел эчендә генә дә IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрнең чагыштырма күләме 48% тан 57% ка кадәр арткан. Бу гомумтанылган мошенниклык һәм банк карталарыннан урлау гына түгел, монда наркотикларның законсыз таралуы, компьютер мәгълүматларына керү мөмкинлеге һәм башкалар. Зыян берничә мең сумнан алып дистәләгән миллионга кадәр, зыян күрүчеләрнең яше – 16 яшьтән алып олы яшькә кадәр. Гомуми зыян 5 миллиард 720 миллион сумнан артып китте". 

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ел экстремизм һәм террорчылыкның җитди күренешләреннән башка узган. 35 җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, 21 кеше җинаять җаваплылыгына,  205 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш эше турында сөйләгәндә, министр оешкан җинаятьчел төркемнәр һәм наркоҗинаятьләр проблемаларына, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле интернет-битләрне блоклауга аерым игътибар бирде.

Дамир Садретдинов билгеләп үткәнчә, миграция процессларын оештыру һәм контрольдә тоту буенча хөкүмәт, Татарстан халыклары Ассамблеясе, милли диаспоралар, чит ил кешеләрен хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүче хуҗалык субъектлары белән берлектә зур эш алып барыла. "22 меңнән артык миграция законнарын бозу очраклары ачыкланган,  – диде министр. – 4 меңнән артык чит ил гражданы миграция законнарын бозган өчен Россиядән чыгарылган. Чит ил гражданнарының Россия Федерациясенә керүен тыю турында 5,4 мең карар кабул ителгән".

Министр тотрыклы оператив вәзгыятьне саклауны, мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләргә каршы торуны, экстремизмны, законсыз миграцияне, наркотиклар һәм утлы корал әйләнешен, оешкан җинаятьчелекне, икътисадый һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләргә каршы торуны  республика полициясе эшчәнлегенең төп өстенлекле юнәлешләре дип атады. "Быел Казанда халыкара һәм Бөтенроссия масштабындагы берничә зур чараны уздыру планлаштырыла.  Бу чараларның иминлеген тәэмин итү өчен шактый көч һәм акча җәлеп итү таләп ителәчәк, – дип белдерде  Дамир Сатретдинов. – Алар арасында –Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, " Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисадый форумы, Татарстан Рәисен сайлаулар, “Kazan Digital Week – 2025” халыкара форумы.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрына бирелгән мәгълүмат буенча сораулар белән депутатлар Эдуард Шәрәфиев, Олег Николаев, Марат Бариев, Илшат Әминов, Хафиз Миргалимов, Ирина Терентьева мөрәҗәгать иттеләр, алар алданган өлешчеләр буенча эшләрне тикшерү перспективалары, миграцион вәзгыять, мошенниклыкка каршы тору нәтиҗәләре һәм киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге белән кызыксындылар.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрның полиция эшчәнлеге турындагы хисабына аңлатма биреп, республика шәһәрләрендә һәм районнарында тәртип урнаштыруга ирекле дружиналарны актив җәлеп итәргә кирәклегенә игътибар итте. Ул шулай ук чит ил гражданнарын эшкә урнаштыру өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итүдә хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар арасындагы хезмәттәшлекнең актуальлеген билгеләп үтте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International