КФУ ректоры Казан университетында «Өстенлек-2030» программасы кысаларында башкарыла торган эшләр турында сөйләде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Өстенлек-2030»  проекты кысаларында «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2024 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап тыңланды.

Дәүләт Советында К(И)ФУны үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу традицион практикага әверелде. Казан университеты «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык федераль программасында катнаша һәм ел саен әлеге юнәлештә башкарылган эш турында хисап тота.

Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин җиткерде.

«Бүген илебез югары уку йортлары алдында мөһим бурыч тора  – фәнни-технологик үсешнең Россия өчен өстенлекле юнәлешләрен инженер кадрлары белән тәэмин итү. Әмма фәнни алга китешне фундаменталь мәгариф системасыннан башка башкарып булмый. Монда да безне җитди яңартулар көтә,  –  диде Ленар Сафин.  –  Бөтен югары белем бирү системасының бурычы –  күпкырлы тирән белемле профессионаллар әзерләү».

Хәзерге вакытта Казан федераль университетында 53 меңнән артык студент, шул исәптән 12 меңнән артык чит ил гражданы белем ала. КФУ структурасына дүрт филиал керә, алар арасында  –  Чаллы һәм Алабуга институтлары, шулай ук Үзбәкстанда һәм Мисыр Гарәп Республикасында чит ил филиаллары. "Планда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә КФУның  нефть-газ юнәлешләре буенча белем бирү программаларына басым ясаган филиалын булдыру»,  – диде Ленар Сафин.

Ленар Сафин КФУ каршындагы лицейлар эше, кабул итү кампаниясе, хезмәт хакы дәрәҗәсе, шулай ук университетның «Өстенлек -2030» федераль программасында һәм алдынгы инженерлык мәктәпләрендә катнашуы турында сөйләде.

2024 елда, ректор әйтүенчә, университет Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү буенча актив эшләгән. «Сибур компанияләре төркеме белән берлектә «катализаторлар фабрикасы»  булдырылды. Хәзерге вакытта җитештерү мәйданчыгында дистәләгән тонна төрле катализаторлар җитештерелә. Без нефть чыгару өлкәсендә дә шундый ук бурычларны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз», - дип планнары белән уртаклашты ректор.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, КФУда махсус хәрби операция  ихтыяҗлары өчен дә актив эш алып барыла. В.И. Чапаев исемендәге Чебоксар берләшмәсендә инновацион антисептик препарат җитештерү эше башланган, беренче партия эшләтеп җибәрелгән. 2025 елда әлеге препаратны Брянск химия заводында җитештерү әзерләнә. 2025 елда 10 мең тонна препарат җитештерү планлаштырыла.

Ленар Сафин шулай ук «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән уртаклашты. «Без – «Студентлар стартабы» конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр буенча лидер, барлыгы 225 җиңүче булды, –  дип билгеләп үтте ректор. – Безнең стартаплар Россиянең барлык университетлары арасында топ-1000 һәм топ-50 иң яхшылар рейтингында беренче урында тора. Университетның стартап-студиясе илдә иң яхшысы дип танылды».

Фикер алышу барышында депутат Фәдбир Сафин педагогик кадрлар әзерләүгә кагылышлы сорау бирде, депутат Ирина Терентьева 2040 елга кадәр Мәгарифне үстерү стратегиясе белән кызыксынды.

КФУның үсеш проектларын гамәлгә ашыру турындагы тәфсилле хисапны тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы депутатлары Казан федераль университетының республиканың социаль-икътисадый үсешенә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлешен, кадрларның квалификациясен күтәрүдә һәм яңадан әзерләүдә актив катнашуын билгеләп үттеләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International