Татарстан Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:36

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Россия Бюджет кодексы нигезендә республика законнарын тәңгәлләштерү максатларында эшләнгән.

Федераль закон белән Россия Федерациясе Бюджет кодексына казначылык инфраструктура кредитлары турындагы яңа 939 статья өстәлгән. Казначылык инфраструктура кредитлары, федераль бюджет турындагы федераль законда казначылык инфраструктура кредитлары бирү каралган очракта, федераль казначылык тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджетның бердәм счетындагы вакытлыча тотылмый торган акчалар исәбеннән унбиш елга кадәрге срокка бирелә.

"Кредитлар бирү максатлары һәм алардан файдаланган өчен түләү күләме федераль бюджет турындагы закон белән билгеләнә, – дип аңлатты Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин документны тәкъдим итеп. - Шулай ук бюджет кытлыгының иң чик күләмен һәм Россия Федерациясе субъектының дәүләт бурычының иң чик күләмен алынган казначылык инфраструктура кредитлары суммасына арттыру мөмкинлеге дә каралган”.

Моннан тыш, субъектларның эчке дәүләт хисаплашуларын гамәлгә ашыру максатларына, шул исәптән, инфраструктура бюджет кредитларын һәм казначылык инфраструктура кредитларын җәлеп итеп инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүне дә кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук Казначылык инфраструктура кредитлары бирелгән очракта, шулай ук бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертмичә генә җыелма бюджет язмасына үзгәрешләр кертү өчен нигезләрне төгәлләштерү дә күздә тотыла.

Россия Федерациясе Бюджет кодексының әлеге үзгәрешләре хәзер Татарстан Республикасы Бюджет кодексында исәпкә алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International