Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад Дәүләт Советы утырышында тыңланды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2024 елда татарстанлыларның хокукларын яклау эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады, законнар таләбе нигезендә, парламентарийлар тарафыннан ел саен тыңлана. 

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, 2024 елда омбудсмен адресына гражданнардан 5417 мөрәҗәгать кергән. "Кешеләр безгә дәүләт аппараты тарафыннан хокуклары бозылуга бәйле рәвештә генә түгел, ә алар эләккән авыр тормыш вәзгыятеннән чыгуда  ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итә башладылар",  –  дип билгеләде омбудсмен депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кагылышлы мөрәҗәгатьләр турында сөйләгәндә, Сәрия Сабурская һәр мәсьәләнең кыска вакыт эчендә каралуын, максималь чаралар күрелүен билгеләп үтте. Әлеге эш нәтиҗәсендә ватандашларны әсирлектән кайтару, хәрбиләрнең кайда булуын ачыклау мөмкин булган. " Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә безнең игътибар үзәгендә булды, алар белән мин атна саен диярлек очраштым, –  дип белдерде Сәрия Сабурская. –   МХОда  катнашучыларның гаилә әгъзаларыннан мөрәҗәгатьләр алып, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз элемтәдә тордык”.

Социаль өлкәдә гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләренә күчеп, Сәрия Сабурская, узган ел белән чагыштырганда, гражданнарның социаль-икътисадый хокуклары, аерым алганда, нигезсез эштән азат итү, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү, мәктәпкәчә һәм һөнәри белем бирү буенча мөрәҗәгатьләр саны кимүгә таба уңай тенденция күзәтелүен билгеләп үтте.

Омбудсменның аерым игътибары узган ел ятим балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның хокукларын яклауга юнәлтелгән. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләр инвалидларны вакытында юлламалар белән тәэмин итмәүгә кагылган. Моннан тыш, хосусый социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге гражданнарның хокуклары бозылу ачыкланган.  “Узган елда без алты шәхси социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшчәнлеге белән таныштык, – диде Сәрия Сабурская. – Җирле үзидарә органнарына инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүче шәхси учреждениеләрнең, наркомания, алкоголизмнан интегүче гражданнар өчен тернәкләндерү үзәкләренең эшчәнлегенә мониторинг ясарга, әлеге учреждениеләрдәге гражданнарның хокуклары бозылуны вакытында ачыкларга һәм булдырмаска тәкъдим итәбез".

2024 ел дәвамында омбудсмен адресына гражданнарның мәгарифкә хокукларын яклауга кагылышлы темага 211 мөрәҗәгать кергән.  Аларны тикшерү өчен  шикаятьләр килгән мәгариф оешмаларына барып хәлне өйрәнгәннәр. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына биналарны карап тоту һәм ремонтлау, балалар бакчасы территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча 182 мөрәҗәгать кергән, шуларның 112се (62%) уңай хәл ителгән. "Балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү буенча республика җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган системалы чаралар нәтиҗәсендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәү проблемасы хәл ителде диярлек. Хисап елында ата-аналар нигездә балаларны яшәү урыннарына якын булган мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итүдә ярдәм сорадылар»,  –  дип ачыклык кертте Сәрия Сабурская.

Дәүләт Советы докладны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International