Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:53

Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, закон проектын тәкъдим иткәндә, документны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

"Үзгәрешләр дүртенче һәм бишенче категория юлларга карата юл буе полосаларын билгеләү кирәклеге турындагы таләпләрне юкка чыгаруны күздә тота, – дип хәбәр итте депутат. – Шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр инспекторларына республика хөкүмәте яки җирле администрация башлыгы карары белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә региональ яисә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләре йөкләнгән очракта квалификация таләпләре билгеләү тәртибе төгәлләштерелә. Яңа тәртип буенча мондый таләпләр хезмәт законнары нигезендә билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары яисә муниципаль норматив хокукый акт белән билгеләнә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International