Нефть һәм газ эшкәртү продуктлары өчен торба үткәргечләр саклау зонасы булган объектлар исемлегенә кертелде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:55

Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов тарафыннан эшләнгән һәм парламентка кертелгән ««Татарстан Республикасы Җир кодексының 281 статьясына үзгәрешләр кертү турында» республика законы проекты бүген парламент утырышында беренче укылышта кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Рәисенә имза салуга җибәрелде. 

Закон проектын тәкъдим иткәндә, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев хәбәр иткәнчә, әлеге законны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Федераль закон белән Россия Федерациясе Җир кодексына территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарны билгеләү, үзгәртү һәм аларның гамәлдә булуын туктату мәсьәләләрен җайга салуга юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, торба үткәргечләрнең саклау зоналары билгеләнә торган объектлар исемлегенә нефть һәм газ эшкәртү продуктлары өчен торба үткәргечләр керә дип төгәлләштерелә.

“Закон проекты белән федераль законнардагы бу үзгәрешләрне Татарстан Республикасы Җир кодексында да чагылдыра”, – дип йомгаклады Азат Хамаев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International