Инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:56

Бүген Дәүләт Советы утырышында өч укылышта инвестиция эшчәнлеге турында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде.

«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын  тәкъдим итеп, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев документның республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Закон белән капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турындагы килешүләр кысаларында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү шартлары һәм тәртибе төгәлләштерелгән.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр, аерым алганда, инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларның төп объектны, шулай ук тәэмин итүче яисә тиешле инфраструктуралар объектларын булдыру (реконструкцияләү, модернизацияләү) өчен җәлеп ителгән кредитлар һәм заемнар буенча процентларны, облигация заемнары буенча купон керемен түләүгә чыгымнарын каплау күрсәтелгән заем акчаларына карата турыдан-туры дәүләт ярдәме чаралары бирелмәгән очракта гына гамәлгә ашырыла дип карала.

Устав (җыелма) капиталында чит ил юридик затларының турыдан-туры яисә читләтеп катнашу өлеше 25 проценттан артык булган Россия юридик затларына инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары бирелмәячәк дип билгеләнә.

Инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары өлешендә бирелә торган субсидияләрнең һәм түләнгән салымны кайтаруның иң чик күләме турындагы нигезләмә беркетелә.

Оешма чыгымнарын каплау өчен өстәмә шартлар, шул исәптән фактта тотылган чыгымнар турында Федераль казначылык бәяләмәсе булу зарурлыгы да күздә тотыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International