Баланы бала табудан баш тартуны пропагандалый торган мәгълүматтан яклау максатларында

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:59

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ баланы бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклау мәсьәләләренә кагыла һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Дәүләт Советы депутаты Алсу Надршина, закон проектын тәкъдим итеп, үзгәрешләрнең традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту максатыннан эшләнгәнлеген билгеләп үтте. «Югарыда күрсәтелгән Татарстан Республикасы законының 4 статьясына баланы бала табудан баш тартуны пропагандалый торган мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәргә тәкъдим ителә», – диде Алсу Надршина.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International