Чит ил гражданнары тарафыннан балаларны уллыкка алу кагыйдәләре үзгәрә

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 14:00

Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 16 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Кодекс нигезләмәләр белән тулыландырыла, алар нигезендә  медицина катнашыннан башка җенесне алмаштыру һәм шәхесне таныклый торган документларга әлеге гражданнарның җенесе турында үзгәреш кертү рөхсәт ителгән дәүләтләр гражданнары булган затлар, һәм даими яшәү урыны күрсәтелгән дәүләтләрдә булган гражданлыгы булмаган затлар балаларны уллыкка (кызлыкка) алучылар, шулай ук опекуннар (попечительләр) була алмыйлар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International